Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика конкурсларын уздыру турында игълан итә

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе», «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» республика конкурсларын уздыру турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кабул ителә, адресы: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Документлар һәм гаризалар 2026 елның 25 мартыннан 10 апреленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Конкурслар уздыру буенча конкурс комиссиясе утырышы 2026 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткәрелә, адресы: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт.

Конкурсларда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша.

Конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тәртибе турында мәгълүмат һәм документлар рәвешләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru/malie-formi-hozyaystvavaniya.htm

Элемтә өчен телефоннар: (843) 221 76 55, 221 76 53, 221 76 88 (8801).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International