Бүген Казан ипподромында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең хисап конференциясе узды. Анда шулай ук Казан ипподромы директоры Гияз Идиятуллин, Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Каппушева катнашты.
Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгында төрле юнәлешләр бар һәм алар күп, әмма атларга бәйләнешле юнәлеш кызыклы да, катлаулы һәм перспективалы да юнәлешләрнең берсе, дип билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының спорт резервын әзерләү секторы мөдире Айдар Кадыйров: “Республикада ат спорты шактый мәдәни-спорт мирасына ия һәм без аны дәвам итәргә тиеш. Спортка килгәндә, иң мөһим һәм төп фактор — Россия Федерациясендә конкурентлыкка сәләтле спорт төрләрен арттыру”, - диде.
Светлана Каппушева «Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасының 2025 елдагы эшенә йомгаклар турындагы нотык белән чыгыш ясады. Бүгенге көндә безнең Ат спорты федерациясендә 72 кеше исәпләнә. Республика территориясендә 9 ат спорты мәктәбе һәм 11 клуб уңышлы эшләп килә. 2025 елда 34 чара уздырылды, шулардан 17 турнир төбәк дәрәҗәсеннән алып Бөтенроссия дәрәҗәсендәге статуска ия булды», - диде ул.
Светлана Каппушева әйтүенчә, Татарстан Республикасында эре киң күләмле турнирлар уздыру балалар һәм яшьләр арасында ат спортын популярлаштыруга ярдәм итә. Татарстан Республикасы Рәисенең конкур буенча традицион халыкара призы танылган спортчыларның чыгышларын күзәтү өчен күп тамашачыларны җәлеп итә. Тамашалы ярышлар яшь буынны спортка рухландыра, алар үзләре генә кызыксынып калмыйча, дусларын, гаилә әгъзаларын да җанатарлар буларак тамашаларга чакыралар.
Хисап конференциясендә шулай ук Татарстан Республикасы спортчыларын рейтингка кертү өчен рейтинглар, таләпләр булдыру, шулай ук допингка каршы торуны тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Конференцияләр азагында Марат Җәббаров ат спорты буенча иң яхшы спортчыларны бүләкләде һәм Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясе кубокларын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.