Марат Җәббаров Питрәч районында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рәис Сөләйманов озата йөрде.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖенең бройлерлар үстерү цехы төзелешенең барышы белән танышты. Бройлер чебиләрен симертү өчен мәйданчык 640 мең башка исәпләнгән, ә кош ите елга 9 мең тонна җитештереләчәк.

Бүген хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү башланды. Марат Җәббаров «Агролак-К» ҖЧҖенең һәм «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖенең машина-трактор паркларын карап чыкты. Ул, ашламалар туплау, техниканы ремонтлау һәм яңарту буенча да җитди әзерлек эшләре бара, дип ассызыклады.

«Агролак-К» хуҗалыгында чәчүлек мәйданы 3204 га тәшкил итә. Предприятиедә 16 трактор, 4 азык җыю һәм ашлык җыю комбайны, шулай ук 21 бер. башка техника бар. Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге болайрак тора: 93% — тракторлар, 100% — чәчү комплекслары һәм чәчкечләр, 96% — тагылма авыл хуҗалыгы техникасы әзер. 3738 мең сумлык запас частьләр сатып алынган, бу ихтыяҗны тулысы белән, ягъни 100% тәэмин итә.

«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖендә агымдагы елга чәчү мәйданы 16919 га тәшкил итә, шулардан 3965 гектарында көзге бодай чәчелгән, 4480 гектарда бөртекле сабан культуралары һәм кузаклы культуралар чәчеләчәк, 3921 га - техник культуралар, 4553 га - азык культуралары, 2273 га - чиста пар культуралары. 2025 елда хуҗалык 53,4 млн сумлык 17 бер. техника һәм җайланмалар сатып алган.

Эш сәфәре азагында министр хуҗалыклар җитәкчеләренә, инвесторларга һәм авыл җирлекләре башлыкларына уртак хезмәттәшлек һәм Питрәч муниципаль районының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International