АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге Белгород һәм Курск өлкәләренә чираттагы гуманитар йөк китерде

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы активы йөкне шәхсән үзләре алып бардылар һәм алгы сызыкта хәрбиләр белән очраштылар.

Бүген СВО зонасында Илебез мәнфәгатьләрен яклаучы сугышчылар өчен, чик сагында торучылар өчен һәм чик буе өлкәләре халкы өчен һәрвакыт бер нәрсә мөһим булды һәм шулай булып кала - алар үзләре генә түгел, алар турында уйлаучылар, аларны көтеп торучылар, алар өчен борчылучылар һәм иңбашларын куярга әзер кешеләр бар, дигән хис. Һәм кайчакта өйдән килгән гади сәлам хаты, кыска хәбәрләр дә ярдәм булып хезмәт итә ала. Ә кайчакта - йөзгә-йөз очрашу, каты кул кысышу, «Без янәшә» дигән язуга күз төшү дә. Мондый мизгелләр көч кертә һәм авырлыкларны җиңеләйтергә ярдәм итә.

Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы профактивы моны яхшы аңлый. Шуңа күрә, ярдәм җибәрү генә түгел, ә шәхсән үзләре барып, алар белән очрашу мөмкинлеге барлыкка килгәч, алар, читтә калмыйча, инде берничә тапкыр шундый сәфәрнең төп катнашучылары булдылар.

Шушы көннәрдә чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы Татарстаннан Курск һәм Белгород өлкәләренә юнәлде. Анда катнашучылар өчен бу сәфәрләр шәхси эш диярлек булды. Юлда йөкне түбәндәгеләр озата бардылар: Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Советы депутаты Эдуард Ягъфәров, «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары туганлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең Татарстан буенча беренче урынбасары, Минзәлә муниципаль районы Әтрәкле авыл җирлеге Советы депутаты Рушан Сәлахов, волонтер - Татарстан «Десантчылар берлеге» вәкиле Владимир Яружный, Россия АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы Булат Гарифуллин һәм «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУнең башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Екатерина Панкова.

Маршрут буенча беренче тукталыш - Белгород өлкәсе. Монда делегация Росгвардия сугышчылары белән очрашты. Егетләргә үзләре сораган нәрсәләрне: мобиль мунча, генераторлар, дизель җылыткычлар, маскировка челтәрләре һәм хәтта корал өчен турельләр тапшырдылар. Тагын җылы киемнәр, газ, зарядкалар һәм тылдан батырлык өчен җылылык һәм рәхмәт сүзләре белән уралган бүләкләр.

Часть командиры урынбасары шәхсән үзе экскурсия үткәрде, яшәү, көнкүреш урыннарын күрсәтте һәм агымдагы бурычлар турында сөйләде. Гуманитар миссиядә катнашучылар безнең егетләрнең нинди шартларда яшәвен һәм хезмәт итүләрен үз күзләре белән күрделәр, бүлекчәнең реаль ихтыяҗларын ишеттеләр.

Икенче көнне юл Курск өлкәсенә борылды. Анда татарстанлыларны Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Курск өлкәсе оешмасы рәисе Иван Кушнерев каршы алды. Иван Михайлович чик буе районнарындагы вәзгыять турында, һөнәр берлеге әгъзаларының - аграр өлкә хезмәткәрләренең проблемалары турында сөйләде, Татарстандагы коллегаларына, үзләренекен дә онытмыйча, җирле халыкка да, төбәкне саклаучыларга да даими рәвештә ярдәм итеп торулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Ярдәм бу көннәрдә аны көткән һәркемгә дә килеп иреште. Гуманитар миссиядә катнашучылар Курск өлкәсенең Коренев, Суджан, Рыльск һәм Белов районнарыннан эвакуацияләнгән гражданнарны вакытлыча урнаштыру пунктларын йөреп чыктылар. Алар, азык-төлек тартмалары гына таратып калмыйча, кешеләр белән дә сөйләштеләр, йорт-җирсез калучыларга ярдәм иттеләр. Курск өлкә хастаханәсенә аерым визит ясалды: делегация дәваланучы сугышчыларга медикаментлар һәм кирәкле әйберләр алып килгән иде.

Сәфәр кысаларында Россия Десантчылар берлеге һәм «Без бергә» хәрәкәте вәкилләре белән мөһим очрашулар да булды.

Бу сәфәр иң мөһиме шуны күрсәтте: бүген һөнәр берлекләре - җәмәгатьчеләр һәм хәрбиләр белән бәйләнештә эшләүче реаль көч. Кирәк булганда алар - профактивистлар волонтерлар, машина йөртүчеләр, кирәк урынга, аеруча мохтаҗларга гуманитар ярдәм илтүчеләр дә булалар. Алар хәзер вакытта Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итүдә турыдан-туры катнашалар. Һәм бу - иң көчле позиция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International