Альпаклар, тәвә кошлары һәм виноград: Татарстанда яңа тәэсирләр алу өчен кая барырга

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Бөтен ил буйлап — Россиянең Үзәк өлеше, Төньягы, Көньягы һәм Төньяк Кавказ, Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш буйлап сәяхәт итү юллары һәм әзер маршрутлар https://путешествуем.рф сайтында күрсәтелгән. Алар табигать белән хозурланып кына калмыйча, ә табигатьне саклауга шәхси өлеш кертергә дә мөмкинлек бирә.

Татарстан фермалары буенча «Альпака-терапия һәм пониларда йөрү» гидында ерак Перудан килгән сөйкемле альпакларны сыйпау, гигант дөяләрнең йөрешен күзәтү, Африка тәвә кош-кошларын һәм Австралия эмуларын уч төбеннән ашату, таплы боланнар арасында фотосессия оештыру кебек матур чаралар тәкъдим ителә. Моның өчен җир шарының икенче чигенә барырга кирәкми. Татарстан сирәк хайваннар тотыла торган аутентик фермаларга бай. Гидта «Пача Мама» альпак паркы, «Дикая ферма» экопаркы, «Татар тәвә кошы» һәм «Биләр тәвә кошы» фермалары, «Радужный» ат клубы, «Сарсаз-Агротур» фермасы, «Дөяләр патшалыгы» питомнигы һәм «ЭкоНива» сөтчелек фермасы бар.

«Тарих сәхифәләре буенча: 4 көн эчендә автода Татарстан серләрен ачабыз» авто сәяхәте кысаларында Татарстанда бердәнбер Кама виноградчылыгына барырга мөмкин, анда төбәккә хас булмаган виноград җимешен сәнәгать масштабында үстерәләр.

Виноград утырту идеясе Чувашия эшкуарының башына килгән. Кама Тамагында уңайлы участок табыла һәм, беренче үсентеләр утыртылганнан соң нибары бер-ике ел узгач, үсентеләр җимеш бирә башлаган. Бүген биредә ашау өчен виноградның 120дән артык сорты һәм шәраб ясау өчен 45 техник сорты үсә. Экскурсиядә сез виноград бакчасын үстерү нечкәлекләрен белә, винорград агачы тәлгәшләре тирәсендә фотосурәтләр ясый һәм, ниһаять, сусыл җиләкләрне һәм алардан ясалган шәрабны татып карый аласыз.

“Татарстан буенча автотурлар: гүзәл табигатьле Лаеш районыннан алып Алабугага кадәр 5 көндә” маршруты буйлап бару юлында «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексында булырга мөмкин. Монда сату һәм сулыкларга җибәрү өчен маймычлар үстерәләр. Сез чөгә (стерлядь), мәрсин (осетра) һәм керкә (форель) балыкларын ничек үрчетүне үз күзләрегез белән күрә аласыз. «Биосфера-Фиш» территориясендә «Удача рыбака» клубы эшли — җәен һәм кышын ләззәтләнеп балык тоту өчен басмалар белән өч ясалма буа эшләнгән.

Бу территорияләр ял итү урыны гына түгел, ә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән экологик кыйммәтләрне аңлау өчен күркәм урын да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International