ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Арча, Кукмара, Балтач, Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Лаеш, Апас районнарыннан фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге(Татпотребсоюз), «Ак Барс» кошчылык комплексы, Казан тегермәне, Буа шикәре, «Залесный» агрофирмасы һәм «Майский» теплица комбинаты үз товарларын алып килгәннәр иде. Барлык продукция дә югары сыйфатлы һәм бәяләре сәүдә челтәрләренә караганда түбәнрәк.

Татарстан Республикасында 105 мең га мәйданда көнбагыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 88%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Бу хакта бүген предприятиедә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәре көненә багышланган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр республикада техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар старт ала. Мондый тикшерүләр республиканың барлык районнарында узачак.

Дөньяда иң популяр продуктларның берсе - икмәк, әлбәттә. Борын-борыннан табында иң мактаулы урын ипигә бирелә, ул тормыш символы булган һәм шулай булып кала да.

«Алтын көз – 2020» 22 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән "Нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен" конкурсында җиңүчеләр билгеле булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 10 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан  китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре  китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Халыкара авыл хатын-кызлары көнендә, көндәлек хезмәтләре белән ихтирам һәм абруй казанган гади кешеләр турында без алып бара торган «Хезмәт кешеләре» рубрикасының героинясы - 20 елдан артык сыер савучы булып эшләүче Светлана Николаевна Гордеева.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 15 октябрьдә 16:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында әзер продукцияне сертификацияләүгә багышланган чираттагы бушлай вебинар уза.

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнеп үтелә. Бу бик танылган булмаса да, әмма бик мөһим бәйрәм, авыл хатын-кызларына ни дәрәҗәдә бурычлы булуыбыз һәм аларның хезмәте ничек бәяләнү турында без җәмгыятьнең исенә төшерергә тиеш. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә. Алар кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, традицион кыйммәтләрне буыннан-буынга күчереп, балалар үстерәләр. Ә Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәң, бөтен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү нәкъ менә авыл хатын-кызлары җилкәсенә төште, дип, кыю рәвештә әйтергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International