Мөслим районына Германиядән башмак таналар кайтарылды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

«Август-Агро» фермаларында терлекләрнең баш саны күп сөтле токымлы сыерлар исәбенә арта, Мөслим районында урнашкан «Үрәзмәт» сөт-товар комплексының карантин мәйданчыгына Германиядән голштин-фриз токымлы 402 тана кайтарылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, хәзерге вакытта фермада 1439 баш терлек бар.

“Таналар бик яхшы хәлдә кайтып җиттеләр. Үзләрен яхшы хис итәләр, алар яхшы ашыйлар һәм ял итәләр. Бик хәтәр, кыю "Кызлар" кайтты. Без барлык кирәкле ветеринария чараларын, вакцинацияләүне, диагностикик тикшеренүләрне, термометрияне уздырабыз”, - дип бүлеште үз тәэсирләре белән “Үрәзмәт” МТК өлкән ветеринария табибы Татьяна Богомолова.

 "Үрәзмәт" МТК - роботлаштырылган саву программалары, үзйөрешле миксер-тараткычлар һәм тукландыру автоматлары белән җиһазландырылган яңа заманча комплекс. Фермада сыер абзарларында микроклиматны кросс-вентиляция ярдәмендә автомат рәвештә көйләү каралган, бу исә хайваннарда температура стрессларын булдырмаска мөмкинлек бирә. Кулланыла торган технологияләр кеше факторының йогынтысын шактый киметергә, җитештерү вариацияләрен минимальләштерергә, хаталарны һәм җитешсезлекләрне бетерергә мөмкинлек бирә.

 Голштин токымлы сыерлар дөньяда иң күп сөт бирә торган сыерлардан санала. Максималь дәрәҗәдә югары савым һәм продукциянең сыйфаты бу токымга бүгенге көндә республиканың сөт фермаларында лидерлыкны яуларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International