Марат Җәббаров Россельхозбанк вәкилләре белән авыл хуҗалыгы проектларын финанслау турында фикер алышты

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашты. Чарада Россельхозбанкның Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова катнашты.

Очрашу кысаларында агросәнәгать комплексын үстерү өлкәсендә берничә мәсьәлә каралды, шул исәптән авыл хуҗалыгында проектларны финанслау һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү турында да.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россельхозбанк АҖенең төбәк филиалы Татарстан Республикасында 2006 елдан бирле эшли. Филиал эшли башлаганнан бирле республика икътисадына кредит кертемнәренең күләме 217 млрд. сум тәшкил итте.

2006 елдан филиал катнашында «Зәй элеваторы» ҖЧҖ элеваторы төзелеше финансланды, аның егәрлеге 150 мең тонна һәм 5900 баш мөгезле эре терлек өчен алты ферма төзелде. Хәзерге вакытта түбәндәге эре проектларны финанслау бара:Азнакай районында 2000 баш савым сыерга исәпләнгән сөтчелек юнәлешендәге терлекчелек комплексын төзү, 3 550 баш сыерга исәпләнгән «Наратлы» эре мөгезле терлекчелек комплексын һәм 5 100 башка исәпләнгән сөт бирә торган яшь терлекләр үстерү өчен мәйданчыклар төзү, шулай ук Мөслим районында сөтчелек фермасының беренче һәм икенче чиратларын төзү.

Узган ел республика халкына 7,6 млрд. кредит акчасы бирелгән, агымдагы елның 1 кварталында 1,9 млрд.сум бирелгән инде. Ваклап сату блогында «Авыл ипотекасы» программасын гамәлгә ашыру төп юнәлеш булып тора:программа эшли башлаганнан бирле 4,6 млрд. сумлык 2 104 кредит бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International