Татарстан аграрийлары ташламалы ягулык алачак

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Быел Татарстан аграрийлары 70 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрийлардан гаризалар кабул итү һәм килешүләр төзү башланды инде, ә тәэмин итү 2021 елның 16 апреленнән башлана. Барлык документлар racin.ru сайтында электрон рәвештә рәсмиләштерелә.

Ягулык белән тәэмин итүгә килешү «Татнефть» ГАҖ белән төзелде. Апрель аенда аграрийлар өчен ягулыкның бәясе бер тоннасы 48 500 сум була, бу заводларның күпләп сату бәясеннән 4% ка арзанрак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, бер литрга 0,825 коэффициенты белән исәпләгәндә, аграрийлар өчен дизель ягулыгына бәя якынча 40 сум булачак, бу АЗСларда уртача ваклап сату бәясеннән (бер литры 47,5 сум) 15,7%ка арзанрак. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен ягулык дизель ягулыклары өчен ЕВРО-5 Европа стандартына туры киләчәк.

Ягулык «Татнефть» ГАҖнең ике заводыннан:«ТАНЕКО» АҖ һәм Елхово нефть эшкәртү заводыннан (НПЗ УТНГП) җибәреләчәк. Барлык сораулар буенча түбәндәге телефоннар буенча консультация алырга мөмкин:8(937)594-88-07,(843)221-77-91,221-77-92,221-77-17,221-77-93.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International