Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аграр университетка Ачык ишекләр көненә чакыра

2021 елның 16 апреле, җомга

Казан дәүләт аграр университеты 17 апрельдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән магистратурага һәм аспирантурага әзерләү юнәлешләренә керү мәсьәләләре буенча Ачык ишекләр көнен үткәрә.

 Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет җитәкчелеге белән дистанцион рәвештә очраша алалар, әзерләү юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алалар.

Кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Гүзәл Фәссаховага һәм программаларның фәнни җитәкчеләренә сорауларны сылтама буенча бирергә мөмкин: https://forms.gle/fCsbmsvxdQz4r7pn8. Сорауларга барлык җаваплар туры эфирда яңгыраячак. YouTubта рансляция өчен сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=xoBt3dLX-Mo.

 Чараларда катнашу өчен «Zoom» кушымтасы аша “Казан дәүләт аграр университетына керү мәсьәләләре буенча” конференциясенә кушылырга кирәк.

Идентификатор 459 772 9499, керү коды 985632

Әгәр Сез Ачык ишекләр көненә килә алмаган булсагыз, Сезне Казан ДАУ институтлары/факультетлары буенча Сезнең өчен уңайлы вакытта күзәтү экскурсиясенә чакырабыз. Моның өчен үзегезгә уңайлы булган теләсә нинди ысул белән алдан язылырга кирәк. Тулырак мәгълүмат Югары уку йорты буенча экскурсия бүлегендә. Экскурсиягә язылу өчен алдан теркәлергә кирәк. Моның өчен анкета тутырырга һәм аны электрон почтага җибәрергә кирәк: priem@kazgau.com яки kazangau@mail.ru.

Ачык ишекләр көне турында тулырак мәгълүмат алу өчен Кабул итү комиссиясенә яки Казан дәүләт аграр университетының Югары уку йортына кадәр белем алу үзәгенә 8(843) 236-66-71, 567-46-30, 8-960-056-76-67 ( WhatsApp эшли) телефоннары аша, шулай ук электрон почта: priem@kazgau.com яки www.priem.kazgau аша  мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International