Икмәк-кондитер комбинаты социаль икмәк җитештерү буенча яңа линия эшләтә башлады

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Бүген икмәк-кондитер комбинаты арыш-бодай оныннан формалы икмәк җитештерү буенча яңа линия ачты. Бу «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖенең(«Ак Барс» холдинг компанияләре төркеменә керә) җитештерү куәтләрен модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча зур масштаблы проектның беренче этабы булды, ул СМП Банкның стратегик финанс ярдәме белән уңышлы гамәлгә ашырылды. Линияне урнаштыру һәм файдалануга тапшыру бәясе 56,5 млн. сум тәшкил итә. Модернизацияләүнең гомуми бюджеты 254 млн. сум дип бәяләнә.

Проектны тулысынча гамәлгә ашырганда комбинатның икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү буенча проект куәте 170 тонна тәшкил итәчәк, бу «Ак Барс» холдингын икмәк пешерү тармагында лидерга чыгарачак.

“Быел бездә 5 линия эшли башлаячак. Бүген тәүлеккә 25 тонна икмәк җитештерү куәте белән яңа линия эшли башлады. Икмәкне бөтен Татарстан буенча җибәрәбез, бу 2000ләп кибет. Иң мөһиме, бездә яңа ассортимент эшли башлады һәм якын арада аны кибет киштәләрендә күрергә мөмкин булачак, бу – әчеткедә әзерләнгән икмәк һәм балалар өчен кызыклы продуктлар. Без бик рәхәтләнеп балалар өчен продукция җитешерәбез. Минем үземнең дүрт балам бар һәм, гомумән, безнең хезмәткәрләрнең 450 баласы бар”, - дип билгеләп үтте “БКК” ААҖ генераль директоры Булат Котдусов.

Шундый зур күләмле һәм Казан өчен дә, гомумән, Татарстан өчен дә әһәмиятле проектны гамәлгә ашыру банк тарафыннан хупланган он-ярма, икмәк пешерү, кондитер, крахмал-патока сәнәгате предприятиеләрен төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча дәүләт программасы кысаларында СМП Банк тарафыннан хупланган ташламалы инвестиция кредиты ярдәмендә мөмкин булды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков билгеләп үткәнчә, Министрлыкны шәһәрлеләрнең файдалы, тәмле һәм арзанлы икмәк белән тәэмин ителәчәге шатландыра. Күмәч-кондитер комбинаты да, республиканың күп кенә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә социаль юнәлешле эшчәнлек алып баралар. Комбинатның 100 елдан артык тарихы бар һәм бу барлык татарстанлыларга мәгълүм бренд.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International