Татарстан аграрийлары чәчүгә керештеләр

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Чирмешән, Аксубай һәм Буа районнары игенчеләре беренчеләрдән булып сабан культураларын чәчүгә чыктылар. Тиздән аларга Яңа Чишмә районы да кушылачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көнгә Чирмешән районында 62 га арпа чәчелгән, ә Аксубай районында 117 га арпа чәчелгән.

«Аксу агро» ҖЧҖендә 117 га мәйданда Чепелев истәлегенә сортлы арпа чәчүгә керештеләр. Аксубай районында 27172 га мәйданда - бөртекле культуралар, 12132 га – техник культуралар, 6617 га азык культуралары чәчү планлаштырылган. Республика буенча чәчү эшләрен 1 млн. 766 мең га мәйданда башкару планлаштырылган.

 Бүгенге көндә республика буенча көзге культураларга 67,1 мең га мәйданда ашлама кертелгән, күпьеллык үләннәргә – 49,1 мең га мәйданда. Эш 36 районда оештырылган. Быел барлыгы 558,9 мең га мәйданда - көзге бөртекле культураларга, 445,3 мең га күпьеллык үләннәр  мәйданында ашлама кертергә кирәк булачак. 24 район чәчүлекләрне тырмалауга керешкән.

 Республикада орлыкларны инкрустацияләү буенча актив эш дәвам итә. Әлеге эшне 32 район башкара. Бүгенге көнгә 48,7 мең тонна орлык эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International