Зеленодольск сөт комбинаты продукцияне “акыллы кәгазьгә” төреп чыгара башлады

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Ул кабат эшкәртелергә мөмкин һәм табигый юл белән тиз таркала.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты майлылыгы 5% булган «Очень важная корова» эремчек төргәген яңартты. Төргәкнең эчке ягындагы яңа материал - “Эколин” яки “акыллы кәгазь” Швециядә эшләнгән. Ул җиңелрәк һәм куллану өчен уңайлы, продуктның тәмен саклый, аңа окисьләшергә бирми һәм чит исләрне үткәрми.

 “Бу кашир фольга һәм пергаментка яхшы альтернатива. “Акыллы кәгазь” оптималь сыйфатларга ия: ул, полимер пленкалар кебек, майны тышка чыгармый, шул ук вакытта продуктның рәвешен саклый – кәгазь кебек, кашир фольганың яклау тасвирламаларына ия. Мондый яңа төргәк куллану - ул әйләнә-тирә мохитне саклауга да өлеш кертү. «Эколина»дан булган төргәк кабат эшкәртелергә мөмкин, ә туфракта ул ел дәвамында табигый юл белән таркала”, – дип сөйләде «ЗМК» АҖ җитештерүенең баш технологы Юлия Максимова.

 Төргәкнең тышкы ягы шулай ук эшкәртелә торган материалдан – полипропиленнан эшләнгән. Ул үтә күренми, аңа бик текә сыер сурәте төшерелгән. Әлегә яңа төргәктә майлылыгы 5% булган «Очень важная корова» эремчеген генә сатып алырга мөмкин, әмма предприятие аны башка продуктлар өчен дә куллануны планлаштыра.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты предприятиеләренә көн саен савылган вакыттан алып 8 сәгать буена 600 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт китерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International