Ютазы районында 450 башка исәпләнгән яңа бозаулар абзары ачылды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Ютазы районының Бәйрәкә авылында «Агромир» ҖЧҖендә 450 башка бозауга исәпләнгән абзар ачылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, сөт-товар фермасы 3045 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән, шул исәптән 810 сыерга һәм 2-6 айлык бозауларга. Җитештерүдә бозаулар астындагы калдыкларны суыртып алу өчен насос, азык ваклау җайланмасы Lely һәм эчерү өчен Miraco җайланмасы кулланыла. Бозаулар абзары төзелешенә тотылган инвестицияләрнең гомуми күләме 27,1 млн. сум тәшкил итте.

Терлекләр бәйсез шартларда тотыла. Терлекләрне ашату өчен баланслы монокорм кулланыла. Азык әзерләү технологиясе механикалаштырылган, үлчәү приборлары һәм тукландыру программасы белән контрольдә тотыла.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә  караганда, әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә елга 5,5 мең тоннадан арттыграк сөт җитештерергә мөмкинлек булачак һәм көнгә 15 тонна тәшкил итәчәк.

Хуҗалыкта шул вакыт эчендә кирәкле барлык матди-техник база булдырылган. Бүгенге көндә бар куәткә эшләү, сөт җитештерү һәм мөгезле эре терлекләр санын арттыру өчен хуҗалыкта  бөтен нәрсә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International