Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе: авылда үз эшен ачарга теләүчеләр өч көнлек укуга чакырыла

2021 елның 15 октябре, җомга

Мәктәп 27-29 октябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак һәм ул яңа эш башлаучы эшкуарларны  һәм авылда үзенең фермерлык эшен ачарга теләүче яшьләрне җыя.

Белем бирү программасы 3 блоктан тора: «Бизнесны башлап җибәрү», «Үсеш юллары» һәм «Авыл хуҗалыгы бизнесын алга этәрү». Чараның төп максаты - үз бизнесын башларга  теләүчеләрне крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү, аларга үз эшеңне уңышлы башлау өчен кирәкле белем һәм осталыклар бирү, бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үзләштерү һәм авыл яшьләре арасында эшкуарлыкны популярлаштыру.

Мәктәпне тәмамлангач, һәр катнашучыга дәүләт үрнәгендәге сертификат тапшырылачак, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант конкурсларында катнашканда, аның нигезендә   өстәмә баллар алу  күздә тотыла.

Катнашуга авылда үз бизнесын ачарга теләүчеләр, яшь фермерлар, шулай ук бер елдан кимрәк эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла. Катнашу өчен 22 октябрьгә кадәр https://clck.ru/Y2oPr  сылтамасы  буенча онлайн форма тутырырга кирәк.

“Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2021 елның 7 октябрендәге 960 номерлы карары кабул  ителүгә бәйле  рәвештә,  «ФерМир» белем бирү программасында катнашуга  бары  тик «Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр (функцияләр) порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын кулланып алынган,  COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узуны яки соңгы алты ай эчендә бу авыру белән авырган  булуны  раслый  торган шәхси QR-кодлары булган затлар гына катнаша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International