Халык санын алу-2021: ни өчен кирәк һәм аны кем уза ала

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу (ВПН) узачак, ул әле 2020 елда ук узарга тиеш иде, ләкин пандемия аркасында өч тапкыр кичектерелде. Исәпкә алу беренче тапкыр цифрлы уза (җаваплар шунда ук электрон рәвештә кертелә) һәм катнаш форматта - респондент сайлавы буенча офлайн яки онлайн. Илнең үтеп  керү кыен булган  районнарында     яшәүчеләрне исәпкә алу 1 апрельдән үк башланды, ә төп этап көзен тәмамланачак.

Халык санын  алуның  максаты - Россиядә кемнәрнең булуы  һәм аларның ничек яшәве, россиялеләрнең яшәү шартлары, белем дәрәҗәсе, нинди телләр белүе, милләте, гаилә хәле турында тулы мәгълүмат туплау.

Гражданлыгы булу-булмауга карамастан, Россиядә яшәүчеләрнең барысы да,  шулай ук илдән читтә вакытлыча торучы Россия гражданнары халык  санын  исәпкә  алуда  катнаша  алалар.   Бөтенроссия халык санын исәпкә алу алдыннан   Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру буенча, анда гражданнарның 85%ы катнашырга уйлый. Әмма һәр кешенең анда катнашмау хокукы да бар. Бу очракта статистикага административ чыганаклардан төп белешмәләр генә  - җенесе, яше генә керәчәк. Әгәр кеше сораштыру кәгазенең кайбер өлешләренә җавап бирүдән баш тартса, бернинди санкцияләр дә каралмаган. Анкетаны эшкәрткәндә  бары  тик алынган җаваплар гына исәпкә алыначак.

Анкеталар аноним. Шулай  булганда, исәпкә алучыларның ачыктан-ачык җаваплар алу мөмкинлеге күбрәк дип санала. Паспорт яки башка документлар күрсәтергә кирәкми. Анонимлык  кагыйдәсе 1926 елгы халык санын алу чорыннан ук кулланыла.

Исәпкә алучыны махсус форма буенча: шарф,  планшет һәм исәпкә алу кәгазьләре-бланклары өчен сумка-портфель, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу логотибы белән (срогы күчерелүгә дә карамастан, форманы үзгәртмәделәр) яктылыкны кире кайтара торган элементлар төшерелгән өсяпма (накидка) буенча танырга була. Исәпкә алучыдан рәсми таныклыгын күрсәтүне сорарга  мөмкин, ул аны паспорты белән бергә күрсәтергә тиеш.   

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International