Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: «Ярминкәләргә яшелчәләр китерү икеләтә артты»

2021 елның 15 октябре, җомга

“11 сентябрьдән башлап  Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында һәм Яшел Үзән  муниципаль районында  ике  урында  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Моннан тыш, бу  елның көзендә   Казанда «Чехов базары» территориясендә без кабат ярминкәләр үткәрә башладык.   Сәүдә барлык мәйданчыкларда иртәнге алтыда башлана”, - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары Наил Залаков.

Башта Министрлык, җәйге чорда бәяләрнең кискен күтәрелүенә бәйле аерым  төр яшелчәләргә булган ихтыяҗны  канәгатьләндерүне генә күздә тоткан иде,     әмма, яшелчәләрнең соңрак алынуын   исәпкә алып та,  ул  ярминкәләргә  авыл хуҗалыгы продукциясен китерү  күләмен узган  елгы  дәрәҗәдә саклап калуны тәэмин итә алды.   

Беренче ярминкәдә бәрәңге   140 тоннага якын китерелгән иде. Халыкның аңа  ихтыяҗын  күзәтеп, Министрлык тарафыннан   продукция күләмен арттыру буенча эш башкарылды. Икенче ярминкәдә  (18 сентябрь) яшелчәләрне  ике  мәртәбәгә - 422,5 тоннага кадәр арттыру, шул исәптән бәрәңгене  270 тоннага кадәр арттыру мөмкинлеге  булды.

Китерелә торган яшелчәләр   күләмен  арттыру   барлык мәйданчыкларда да диярлек халыкның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирде. Әмма бәрәңге буенча вәзгыятьтә артык  үзгәреш сизелмәде.  Алга таба   ассортиментны киңәйтү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, бәрәңгенең калибровкасына һәм фасовкасына  карап, хәзерге вакытта аны  килограммын 23 сумнан алып була.

Узган биш ярминкә  нәтиҗәләре буенча Казанның сәүдә мәйданнарына 292 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Яшелчәләрдән тыш, Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык,  үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен арзанрак  бәяләрдән сатып алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта моңа  кадәр булган  ыгы-зыгылы вәзгыять тотрыклана.

Республика районнарыннан ярминкә мәйданнарына продукция китерү өчен атна саен 600 машина һәм 1 500 авыл хуҗалыгы хезмәткәре җәлеп ителә.

Министрлык Казан шәһәре хакимиятенә, «Ак Барс» холдинг компаниясенә, «Татагролизинг» АҖенә, «Майский» ТК» ҖЧҖенә, «Сервис-Агро» компаниясенә, Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенә һәм муниципаль районнарга авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруга һәм уздыруга зур өлеш  кертүләре  өчен рәхмәт белдерә.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International