Төркия делегациясе Татарстанга эш сәфәре белән килде

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәйданчыгында Төркия делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «РАЦИН» АҖ башкарма директоры Радим Нурхәмәтов һәм башкалар катнашты. Төркия ягыннан  «Джаран Кимья» генераль директоры Бирол Джаран, «Джаран Кимья» җитештерү директоры Милена Кардамова, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Вәкаләтле вәкиленең баш киңәшчесе Хакан Джошкун һәм башкалар катнашты.  Җыелыш кысаларында яклар хезмәттәшлекне үстерү планнары буенча фикер алыштылар.

Төркия ягы Татарстанда терлек азыгы җитештерү, орлыклар, шулай ук органик һәм органик булмаган ашламалар кертү мөмкинлеген карарга әзер булуын белдерде.

 Киңәшмәдә яклар Татарстанның кыр полигоннарында орлыкларны сынау өлешендә хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр.

«Һәр төбәкнең үз климат үзенчәлекләре бар. Җитештерүче безнең зонада нәкъ менә шушы орлыкларның максималь шытымнар бирәчәгенә ышанып эш итәргә  тиеш. Шуңа күрә алдагы  этап төгәл техник бирем төзү, эшче төркем төзү, яңа фәнни эшләнмәләрне җәлеп итү  булачак», - дип билгеләп үтте Наил Залаков.

Татарстан инде менә берничә ел  Россия Федерациясенең инвестицион-җәлеп итүчән төбәкләренең берсе булып тора.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International