Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында кош гриппын профилактикалауга багышланган киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, ветеринария хезмәткәрләре һәм зоотехниклар катнашты.
Киңәшмәнең тематикасы узган елның икенче яртыеллыгы башында илдә көчле йогышлы кош гриппы буенча хәлнең кискенләшеп китүеннән чыгып билгеләнде.
“2020 елда Россиядә кош гриппы буенча барысы 82 имин булмаган пункт теркәлгән иде, илнең 13 төбәге моннан зыян күрде. Бүгенге көндә күрше төбәкләрдә көчле йогышлы эпидемиологик вәзгыять ачыклануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында да хәлләр катлауланып килә. Без үз ягыбыздан барлык профилактик чаралар комплексын уздырабыз. Кошчылык предприятиеләре тирәсендәге кош-кортларны тикшерүгә мониторинг уздырыла, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кош гриппына мониторинг үткәрелә, кертелә торган кошчылык продукциясенә мониторинг үткәрелә. Шулай да, кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә кош-корт тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен максималь рәвештә үтәргә кирәк, ә шәхси хуҗалыкларда кош-кортларны ябык урында тотарга, аларны чыгарып йөртмәскә киңәш ителә», - диде Марат Җәббаров.
“Вирус ирекле кошлар арасында бар, һәм бу соңгы вакытта инфекциянең киң таралуына кирерде, чөнки хәзер күчмә кошлар миграциясе бара. Агымдагы елда авыруның ябык типтагы предприятиеләр дип саналган кош фабрикаларында теркәлүе аеруча борчу тудыра. Соңгы шундый очрак Төмән өлкәсенең «Боровский» кошчылык фабрикасында теркәлгән. Анда 4,5 миллион йомырка сала торган тавык, шулай ук аларның йомыркалары да юк ителәчәк”, - дип сөйләде Алмаз Хисаметдинов.
“Бу өлкәдәге киеренке хәл очрагына дәүләт тарафыннан шактый зур ярдәм каралган - бу иминият ярдәме һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы ягыннан да ярдәм бар. Алардан һичшиксез файдаланырга кирәк. Иминият компанияләре дә безнең хәлне аңлап эш итәләр”, - дип өстәде Ленар Гарипов.
Үз чиратында, министр, иминиятләштерү – кошчылык өчен генә түгел, ә авыл хуҗалыгының башка өлкәләре - терлекчелек, үсемлекчелек өчен дә актуаль тема, дип ассызыклады. Моннан тыш, барлык федераль ярдәм бары тик иминиятләштерелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә генә күрсәтеләчәк.