Татарстан фәнни-җитештерү институты директоры “WOMEN AGRO LIVE – Агробизнеста хатын-кызлар” форумында алтын медаль алды

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Мәскәүдә ел саен уздырыла торган Халыкара авыл хатын-кызлары көненә багышланган «WOMEN AGRO LIVE – Агробизнеста хатын-кызлар» форумы узды. Бу форумда «АПКда Ел хатын-кызы» премиясен тапшыру тантанасы булды. «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина «Яшел икътисад һәм тотрыклы үсеш» номинациясендә алтын медаль алды.

«Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ  авыл хуҗалыгы микробиологиясе, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә био-ресурсларны саклау технологияләрен үстерү юнәлешендә эшли.  Фәнни-җитештерү институты – Россия  Федерациясендәге иң борынгы биозаводларның берсе һәм ул Татарстан  Республикасында  экологик имин авыл хуҗалыгы продукциясенең тотрыклы уңышын тәэмин итү максатында авыл хуҗалыгы тармагы өчен аз чыгымлы биотехнологияләрне эшләү, җитештерү, гамәлгә кертү һәм алга  таба  алып бару буенча пионер.

Игенчелектә микроорганизмнарның һәм үсемлекләрнең уңай йогынтысы  икътисадый яктан гына әһәмиятле  булып  калмыйча,   табигатьтән нәтиҗәле файдалануга юнәлтелгән экологик әһәмияткә дә ия, димәк,  ул халык  сәламәтлеге өчен дә файдалы. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International