Татарстан һәм Казахстан – мөмкинлекләр чыганагы

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков һәм Казахстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Ильяс Турсунбаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Илдус Габдрахманов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, «Хәләл» проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен турында  сөйләде,  экспорт һәм импорт мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

 «2021 елның 9,5 ае нәтиҗәләре буенча Казахстанга 41,2 млн. долларга  Татарстан Республикасы продукциясе  экспортланды.  Нигездә, бу - соуслар әзерләү өчен кирәкле продуктлар, әзер соуслар, тәмләткечләр,  атланмай, шикәр», - дип аңлатты министр.

Үз чиратында Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков шикәр чөгендеренең  һәм шикәр җитештерүнең  күләмнәре белән гаҗәпләнүен  билгеләп үтте. Аларны шулай ук ашлыкны тирәнтен эшкәртү һәм сөт җитештерү мәсьәләләре дә кызыксындыра.

Яклар билгеләп үткәнчә, ике республиканың да уртак эшчәнлек  нокталары җитәрлек. Шулай ук, Татарстан кебек үк, Казахстан да корылык кичерде.  Ике республика да Хәләл стандартлары буенча җитештерелгән продукцияне экспортлау өлешендә гаять зур эш алып бара.

Генераль консуллыкның беренче секретаре Ильяс Турсунбаев Казахстанда күпләп сату-бүлү үзәкләрен булдыруны планлаштыру турында сөйләде. Алар барысы 16 булачак. Бу ерак төбәкләр өчен логистика проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан аларны продукция белән тәэмин итәргә әзер, ә кирәк булса, Казахстан җитештерүчеләре өчен мәйданчыклар да бирәчәк.

“Әйдәгез, бергәләп эшлик. Ике республика арасында хезмәттәшлек итәргә мөкинлекләр  зур. Казахстан һәм Татарстан - алар мөмкинлекләр чыганагы”, - дип, нәтиҗә ясады  Марат Җәббаров.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International