Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Казан лабораториясе Илкүләм аккредитацияләү системасында аккредитацияне уңышлы узды

2021 елның 15 октябре, җомга

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Сынау үзәге Илкүләм аккредитацияләү системасында аккредитацияне уңышлы узды. Лабораторияне аккредитацияләү - аның билгеләнгән таләпләргә туры килүен рәсми раслау ул.

Бу процедураны Росаккредитация – Россиядә бердәм илкүләм аккредитацияләү системасы уздырды. Сынау үзәгендә барлык кирәкле җайланмалар, бүлмәләр, реактивлар, стандарт үрнәкләр, норматив документлар  белән тәэмин итлеше һәм персоналның компетентлыгы тикшерелде. Россия авыл  хуҗалыгы  үзәгенең Казан шәһәрендәге   лабораториясе ашлык һәм үсемлекчелек продукциясенең сыйфатын һәм иминлеген, орлык материалының чәчү һәм сорт сыйфатын тикшерү хокукын раслады.

 «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан филиалының Сынау үзәге ел саен авыл  хуҗалыгы продукциясендә ГМО, авыр металлар, радионуклидлар булуга, аларда микотоксиннар, пестицидлар, зарарлы катнашмалар, нитратлар калуга 10 меңнән артык   тикшерү  уздыра», – дип хәбәр итте «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Сынау үзәге җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Моннан тыш, лабораториядә  ашлыкның һәм җиләк-җимеш продукциясенең иминлегенә елга  алты  мең тапкырдан  артык      тикшерү үткәрелә.   Сынаулар беркетмәсе нигезендә ашлыкның һәм башка үсемлекчелек продукциясенең Таможня берлеге техник регламентларына туры килүе турында декларацияләр бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International