Рафаэль Фәттахов Барнаулда җир эшкәртү техникасы заводларында булды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов эш визиты белән Алтай краеның Барнаул шәһәрендә. Бүген ул “ВЕЛЕС” сәүдә йорты” АҖ җитештерү предприятиесендә булды. Министр урынбасары белән бергә  бирегә Минзәлә һәм Баулы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары да  килде.

«ВЕЛЕС» компаниясе, 2005 елдан башлап, җир эшкәртү техникасын җитештерүдә махсуслашкан предприятие, ул  шулай  ук пружиналы, дисклы һәм тешле тырмалар, шулай ук катоклар, культиваторлар, сабаннар һәм башка техника җитештерү белән дә шөгыльләнә.

 Рафаэль Фәттахов шулай ук җитештерү биналары, офис бүлмәләре белән танышты, складларны һәм сервис үзәген карады. Эшлекле очрашу барышында министр урынбасары һәм завод конструкторлары, Татарстан Республикасының туфрак үзенчәлекләрен исәпкә алып, техникага   конструктив үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Шулай ук Рафаэль Фәттахов завод җитәкчелеге белән Татарстан  Республикасы  аграр көллиятләрендә уку сыйныфлары булдыру мөмкинлеге турында фикер алышты.

Моннан тыш, министр урынбасары «Агроцентр» ҖЧҖендә Feat-Agro чәчү комплексларын карады.

 “Агроцентр” - Россиядә   авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү предприятиеләренең иң эреләреннән  берсе. Соңгы 4 ел дәвамында “Агроцентр” Россия Федерациясендә тагылма, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы җитештерүче 10 эре завод исемлегенә керә.

“Мондый масштаблы җитештерүне үз күзләрем белән күреп, мин бу җитештерүчеләрнең сыйфатлы техника ясавына чын-чынлап инандым, аларның  техникасы  безнең республика аграрийларында бик популяр”, - дип тәмамлады очрашуны Рафаэль Фәттахов.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International