Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Cпартакиадасында бадминтон буенча ярышларда 4 нче урынны алды. Ярышларда барлыгы 21 ведомство катнашты.
Ярышларда Министрлык командасында аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Ренат Ибраһимов, финанслау бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Асыл Дәүләтшина, терлекчелек комплексларын үстерү секторының 1 разрядлы өлкән белгече Венера Беляева, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенең әйдәп баручы белгече Алмаз Галимҗанов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Артур Шәмсиев катнаштылар.
Ярышларга кадәр 2 ай буена киеренке тренировкалар барды, шуның нәтиҗәсендә команда финал чирегенә кадәр барып җитте. Төркем этапларында егетләр Мәдәният министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Финанс министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командаларын җиңделәр. Соңгысы белән уен бик җиңел булмады, әмма егетләр бирешмәделәр.
Лаеклы 4 нче урын белән котлыйбыз!