Бүген «Биоиминлекнең актуаль мәсьәләләрен инновацион хәл итү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек федераль үзәгендә «Биоиминлекнең актуаль мәсьәләләрен инновацион хәл итү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,  министр урынбасары Ленар Гарипов, «Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек федераль үзәге» ФДБУ директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Жанна Насыйбуллина, шулай ук төрле төбәкләрнең фәнни бергәлекләре вәкилләре катнашты.

«ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ илнең эре фәнни үзәге булып тора, Татарстан Республикасы, Россия һәм БДБ илләренең аграр һәм ветеринария юнәлешендәге учреждениеләре белән актив фәнни-гамәли хезмәттәшлек итә.

 Конференцияне Марат Җәббаров ачты.

“Хәзерге шартларда биологик иминлекне тәэмин итү аеруча актуаль бурыч булып тора, аны бөтен халыкара бергәлекнең тырышлыгын берләштермичә генә хәл итү мөмкин түгел. Моны коронавирус инфекциясе пандемиясе тулысынча раслады, ул кеше гомерен өзеп кенә калмыйча, бөтен дөньяның социаль-икътисадый хәленә дә җитди йогынты ясады, шул исәптән аграр секторга да кагылды. Шунысы ачык, биологик иминлекне  тәэмин итү барлык профильле ведомстволарның, фәнни һәм медицина бергәлекләренең  тыгыз хезмәттәшлек итүен таләп итә. Бу катлаулы шартларда эпидемиология, вирусология һәм генетик технологияләр өлкәсендә нигези һәм гамәли тикшеренүләр яңа импульс алды”, - диде министр.

“Мондый конференцияләр уздыру - безнең фәннең киләчәген булдыру, шул исәптән БДБ илләренең фәнни мәктәпләре арасында элемтәләрне саклау һәм үстерү буенча эшнең мөһим өлеше. Көн тәртибендә өч мөһим юнәлеш: биоиминлек, генетика һәм экология. Аларны хәзерге  дөньяның җитди чакыруларына җавап итеп карарга мөмкин, шунысы  кызганыч, техноген катастрофалар фәнни-техник прогрессның аерылгысыз өлешенә әверелеп бара”, - дип хәбәр итте Жанна Насыйбуллина.

Аннары конференциядә  пленар нотыклар  белән чыгышлар  булды,   алар буенча  ветеринария биотехнологиясенең, генетика, экологиянең актуаль мәсьәләләре турында фикерләр  алыштылар.    

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International