Зәй районында АПК алдынгылары Слеты узды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Зәй муниципаль районында авыл хуҗалыгы алдынгылары Слеты узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм башкалар катнаштылар  авыл хезмәтчәннәрен    һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

“Зәй районы Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы муниципалитетларның берсе. Берничә ел дәвамында куелган планканы төшерми. Ирешкән уңышлар барысы да район башлыгы һәм аграрийлар  тырышлыгы  белән яуланган, алар бервакытта да бер урында тормыйлар, даими эзләнәләр, алына  торган  продукциянең сыйфатын яхшыртырга һәм күләмен арттырырга  ярдәм  итә торган   яңа эш  алымнары   кулланалар”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

 Районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре республика һәм район дәрәҗәсендәге төрле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләр дә, шулай  ук гади хезмәткәрләр дә бүләкләргә ия  булдылар, алар  арасында  терлек азыгы әзерләү, шикәр чөгендерен җыю буенча механизаторлар, машина белән сыер саву операторлары да бар  иде.

 10 кеше Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, алар  арасында: «Восток» агрофирмасы» ҖЧҖенең  әйдәүче агрономы Максим Васильев, «Восток» агрофирмасы»  ҖЧҖенең авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты Елизар Кузьмин,» «Восток» агрофирмасы»  ҖЧҖенең инженер-электригы Нурислам Мөхәммәтов һәм башкалар бар.

Район башлыгының Мактау грамотасы белән 7 кеше бүләкләнде, 8 кеше район Башлыгының Рәхмәт хатын алды, 5 кеше район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International