ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Saatbau Linz компаниясенең иярчен предприятиесе Татарстан Республикасында орлык заводы төзүне планлаштыра. Бу хакта бүген компания вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән очрашуда сөйләделәр.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Аномаль һава шартлары: эсселек Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы тармагына ничек йогынты ясады - бүген, 14 июльдә, #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Чүпрәле районында ашлык җыю техникасының әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә шулай ук Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, "Дәүләт техника күзәтчелеге" бүлеге башлыгы Илдар Шәйхаттаров, "Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге" ФДБУнең район бүлеге башлыгы Исламетдин Низамов, үсемлекләрне яклау буенча агроном Илгиз Азизов, урыннарда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм игенчелек буенча баш белгечләр, агрономнар катнашты.


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов рәислегендә селекция һәм орлыкчылык үсешен  законнар белән җайга салуны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

21 - 24 сентябрьдә Казанда «Kazan Digital Week 2021» халыкара форумы узачак. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә була. Чараның максаты - цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын һәм хезмәт күрсәтүләрен эшләүчеләрнең һәм кулланучыларның  ел саен  уза  торган фәнни, техник һәм коммерциячел коммуникацияләре мәйданчыгын булдыру.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елда федераль бюджеттан финанслашу була торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына тоткан  чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен конкурс нигезендә сайлап  алу уздыруга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Документлар 2021 елның 15 июленнән 13 августына кадәр кабул ителә.

Россия Бәйсез һөнәр берлекләре  федерациясе гражданнарны COVID-19га каршы вакцинация кампаниясендә активрак катнашырга чакыра.

АГРОКӨЧ үз чималы  нигезендә органик  ашламалар  җитештерү  мәйданчыгы  төзи башлады.   Булачак җитештерү урынында  хәзер   әзерлек һәм җир эшләре алып барыла, төзелешне исә 2021 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла. 


10
июль, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасында кайбер хуҗалыклар көзге бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  хәбәр итте.

Уникаль СкайСкаут сервисы Россельхозбанкның «Үз фермерлыгым» сайтында урнаштырылган. Бу сервис - агрономның кесә белешмәлеге,  анда хуҗалыкның көндәлек кыр эшләре өчен инструментларның киң җыелмасы тупланган, ул РСХБ партнеры, ИнТерра компаниясе тарафыннан эшләнгән.    Кушымта ярдәмендә кырларга спутник мониторингын алып  барырга,  культуралар үсешенә анализ ясарга, экспертларның күрсәтмәләре  буенча һәм һава торышы фаразлары нигезендә  технологияләрне һәм операцияләрне планлаштырырга мөмкин. Кушымта шулай ук кырдагы  хәвеф-хәтәр ихтималын  кисәтергә мөмкин.  Системаның функцияләре артып тора: тиздән СкайСкауттан файдаланучыларда агро-калькуляторлар  һәм ротацион таблицалар  эшләү  мөмкинлеге булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International