“РИВЦ” җәмгыятенең цифрлаштыру бүлеге хезмәткәрләре World AI&Data Challengeнең II этабында призлы урын алдылар

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

World AI&Data Challenge – ул Стратегик үсеш агентлыгы оештырган AI & Data ярдәмендә глобаль социаль бурычларны хәл итү буенча халыкара конкурс.

«РИВЦ» җәмгыятенең цифрлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Дамир Фатыйхов, Илназ Сәгъдиев һәм Станислав Рязанов әлеге конкурста катнаштылар һәм «Авыл хуҗалыгы» категориясендәге чишелешне  күрсәттеләр. Белгечләр командасы тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану мониторингы сервисын эшләү буенча эш уздырылды. Эшләнгән сервис экспертлар тарафыннан югары бәяләнде һәм команда конкурста җиңүчеләр арасында булды.

 Конкурсның өченче этабында әлеге чишелешне гамәлгә кертү һәм аны башка төбәкләргә тарату үткәреләчәк.

«РИВЦ» җәмгыятенең цифрлаштыру бүлеге хезмәткәрләрен котлыйбыз һәм киләчәктә   авыл хуҗалыгын цифрлаштыруны үстерүдә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International