Министрлыкта авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында «АПК продукциясен экспортлау» проектының максатчан күрсәткечләренә ирешүнең агымдагы динамикасы һәм аларны үтәү фаразлары турында киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин рәислегендә узды. Республика исеменнән нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин катнашты.

 «Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы АПК продукциясе чагыштырма бәяләрдә 204,3 млн. доллар экспортланган, бу фараздан  64% тәшкил итә. Фараз күрсәткечләрдән төп  калышучылар - май тармагы һәм ашлык товарлары төркеме», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 Узган ел экспортка сатыла  торган ашлык продукциясе күләме арттырылган иде. Агымдагы елда да без шул позиция буенча динамикалы үсешкә исәп тоттык, әмма республикадагы, тулаем Идел буе федераль округындагы  һава торышы шартларына бәйле рәвештә, республикада ашлыкны экспортлау   туктатылды. Тулаем җыем хәтта эчке ихтыяҗны да 70 %ка гына тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

 Министр, «Хәләл» стандартлары буенча җитештерелә торган  продукцияне  экспортлау күләмен арттыру аерым бурыч булып тора, дип билгеләп үтте.  Бүгенге көнгә мондый  продукцияне экспортлау 4,1 млн. доллар тәшкил итә, шул ук вакытта  2 ел элек кенә әле  ул нибары 20 млн.сум тәшкил иткән иде.

Министр шуны  ышандырып  әйтә,   агымдагы бәяләрдә якынча исәпләүләр буенча, республика экспорт буенча планны үтиячәк,  әмма, продукцияне сату күләмнәре кимүгә бәйле рәвештә, натураль чагылышта продукцияне экспортлау  планнан  якынча 80%  тәшкил итәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International