«Россия тәмнәре» конкурсында җиңүчеләр игълан ителде

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен игълан итү тантанасы булды. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Конкурста республикадан татар өстәле муллыгын  чагылдыра  торган  продуктлар (татар балы, Татарстан үрдәк казылыгы Болгар, Алабуга прәнкәсе, татар чәе, казылык, татар талкышы кәләвесе, Казан үрдәге, Казан чәк-чәге,  Алабуга  квас эчемлеге, татарча  ысланган  үрдәк  түшкәсе,  «Птичка Елабужская» конфеты, «Татар Балы» Татарстан балы,  Татарстан виноград эчемлеге, татар каймагы, татар корты, татар катыгы, кәҗә сөтеннән  Лаеш сыры) тәкъдим ителде. «Халык сайлавы» номинациясендә «Казан чәк-Чәге» җиңүче булды.

«Халык тавыш бирүендә татар милли татлы ризыгы – чәк-чәкнең фаворит булуы сөендерә. Форсаттан файдаланып, барыгызны да Татарстанга үзебезнең милли ризыклардан  (өчпочмак, казылык, гөбәдия, талкыш кәләвә, кыстыбый) авыз итәргә чакырам. Без кунакларга һәрвакыт шат», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Жюри экспертлары, үз чиратларында, чәк-чәк – бөтен илгә танылган һәм барысына  да  ошый торган товар, дип ассызыкладылар.

 «Мондый тантаналар вакытында шунысы күңелгә рәхәтлек  бирә, бернинди  пандемияләргә дә карамастан, яңа азык-төлек продуктлары барлыкка килүне, аларның  җитештерелүен   күрәсең.  Шунысы  мөһим, безнең продукциябезне Россия Федерациясе гражданнары гына түгел,  илебездән читтә дә белсеннәр иде.  Мин ышанам, безнең ретейлерлар җиңгән продуктларның иң яхшы кибет киштәләрендә урын  алулары   өчен барысын да эшләячәкләр!»,- дип белдерде Дмитрий Патрушев.

Конкурсантлар өчен миллионнан артык интернет-кулланучылар үз тавышларын биргән. Шулай итеп, мондый конкурс милли продуктлар һәм аларның тарихы турында белергә, сыйфатлы продукция җитештерә торган хуҗалыклар белән танышырга, җитештерүчеләргә аны алга этәрүдә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International