Бүген Азнакай муниципаль районында авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтенә зур бәйрәм узды. Нәкъ менә алар азык-төлек белән тәэмин итәләр һәм районның икътисадый үсешенә саллы өлеш кертәләр.
Чараны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. «Азнакай игенчеләре ел саен югары сыйфатлы бөртекле культуралар уңышы белән сөендерәләр. Аграр тармакта югары күрсәткечләргә ирешкән барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтемне белдерәм», - диде ул.
Авыл хуҗалыгы алдынгыларына Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Барысы йөздән артык хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.