Тукай районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар узды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

"Сәйдәшев исемендәге АХП" ҖЧҖ базасында   язгы кыр эшләренә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы семинары узды. Анда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинарда катнашучылар беренче эш итеп хуҗалык кырларында булдылар, карны тоту буенча эшләрнең барышы белән таныштылар. Шунда ук туфракны известьлау,   минераль ашламаларга  заявкалар  бирү һәм сатып алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аннары орлык складын карадылар, анда Татарстан Республикасы «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДУның Тукай районара филиалы  җитәкчесе Назыйм Сәлахетдинов   чәчү кампаниясенә орлык материалын ел саен яңарту кирәклегенең мөһимлеге турында сөйләде.

 Семинар ахырында катнашучылар 400 баш эре мөгезле терлек өчен төзелә торган  сыер абзарында булдылар. Объектта эшләрнең барышы турында  “Сәйдәшев ис.АХП”  ҖЧҖ җитәкчесе Марат Сафин сөйләде.     Районның баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин катнашучыларга яшь терлекләрне санитар карап торуның, терлекләрнең баш санын саклап калу өчен вакытында вакцинация уздыруның мөһимлеге турында сөйләде һәм аларның сәламәтлеген бәяләү өчен тиешле анализларны даими тапшырырга  кирәклеген    искәртте.

 – Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - авыл хуҗалыгы объектларында иминлекне  тәэмин итү. Кышкы  чорда складларның һәм башка корылмаларның түбәләрен   кардан һәм боздан вакытында чистарту  түбә конструкцияләрен җимерелүдән,   орлык материалына  зыян килүдән  саклап  калырга, шулай ук хезмәткәрләрнең   имгәнүен булдырмый  калырга    ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Фаил Камаев.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International