2021 елда Свое Родное маркетплейсы аша татарстанлылар сатып алган продуктлар арасында иң популяры кош ите булды. Узган ел Зеленодольск районыннан фермер Кадрия Лотфуллина продукциясен бик теләп алдылар. Маркетплейска ул 65 төр продукция чыгарды. Кош итеннән тыш, фермер шулай ук йомырка, каклаган, ысланган продукция һәм ит ярымфабрикатлары сата.
“Свое Родное мәйданчыгы белән без бер елга якын эшлибез. Бу вакыт эчендә продукцияне сату берничә тапкырга артты. Сатып алучыларның продукцияңне кабат-кабат алырга килүләре, әлбәттә, сөендерә, ә инде рәхмәт әйтеп язулары тагын да күңелне күтәрә. Нәкъ менә шул мизгелләрдә, яраткан эшең белән юкка гына шөгыльләнмәвеңне аңлыйсың”, – дип сөйләде Кадрия Лотфуллина.
Татарстанлыларда ихтыяҗ зур булган продукт - ул сыр. Маркетплейста республика фермерлары 100дән артык төрдә сыр саталар.
Гомумән алганда, Свое Родное мәйданчыгында җирле җитештерүчеләрдән 1100дән артык товар тәкъдим ителә. Болар - сөт продуктлары, йомырка, икмәк-күмәч эшләнмәләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык, казылык әйберләре. Мәйданчыкта шулай ук Татарстан җитештерүчеләренең «Хәләл» стандарты буенча чыгарыла торган продукциясенең аерым линейкасы тәкъдим ителә.