Аксубай муниципаль районында Аксубай универсаль технологияләр техникумы базасында умартачылык компетенциясе буенча World Skills – «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе ДБУ җитәкчесе Марат Миңнебаев, Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм башкалар катнашты.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабында «Сыйфат тәме» призын алды. Аның нәтиҗәләре кичә конкурсның рәсми сайтында басылып чыкты. Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан финалга 156 дәгъвачы чыккан иде.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясендә адреслы федераль инвестицион программа (ФАИП) кысаларында сугару комплексының җиде эре объектын реконструкцияләү буенча чаралар башкарыла. Шул исәптән республиканың Апас районындагы Багыш торак пункты янында сугарулы гидротехник корылманы реконструкцияләү вакытыннан алда төгәлләнде. Шулай ук план срокларыннан шактый алда тагын дүрт сугару системасы - Әлки, Мамадыш, Балтач һәм «Чаллы-Яшелчә» файдалануга тапшырылды.
Авыл туризмының гидлар мәктәбе – тәҗрибә булу-булмауга карамастан, агротуризмда үзләрен күрсәтергә теләүчеләр өчен масштаблы уку ул. Шулай ук яңа белем алырга һәм фикердәшләр бергәлегенең бер өлеше булырга теләүчеләр өчен дә. Белем бирү программасы 26-28 февральдә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак.
Билгеле булганча, туфрак - тере организм. Әгәр туфрактан өзлексез файдаланып, аның үзенә берни дә бирмәсәң, ул тиз көчен югалта һәм үсемлекләрне тукландырудан туктый. Җир талчыга. Аны ничек булдырмый калырга? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында 2021 елгы авыл хуҗалыгын микрәисәпкә алу йомгаклары буенча киңәшмә узды. Чарада шулай ук Федераль дәүләт статистикасы хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Кенчадзе, Татарстан Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина, Росстатның Авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә табигать мохите статистикасы идарәсе башлыгы Наталья Шашлова катнашты. Киңәшмә эшендә Росстат Үзәк аппаратының идарә башлыклары, вәкилләре, Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан территориаль органнары хезмәткәрләре, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов видеоконференцэлемтә режимында «Урып-җыюның барышы һәм 2022 елга чәчү мәйданнарын фаразлау турында» киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды.
24-25 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» IV махсуслаштырылган күргәзмәсен уздыру планлаштырыла. Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Республика инвестицияләр һәм инновацияләр агросәнәгать үзәге» акционерлык җәмгыяте оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2021 елның ун аенда терлекчелек тармаклары үсешенә йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Ленар Гарипов, Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, районнарның авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә барды. Чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут катнаштылар. Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Ленар Гарипов катнаштылар.