Бүген Арча муниципаль районында «Яңа омтылышлар: импортны алыштыру шартларында нәтиҗәле сөт терлекчелеге» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Министрлык белгечләре, шулай ук күрше районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалыклар, КФХ җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, мөрәҗәгатьләр булмау сәбәпле, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләрне тоту буенча фермалар төзүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алуга документлар кабул итүне озайта.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре белән очрашу узды.
Кайбер муниципаль районнар күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Болар - Азнакай, Бөгелмә, Буа, Сарман, Лениногорск, Аксубай, Ютазы, Зәй, Әлки, Спас һәм Алексеевск районнары.
Агымдагы елның 2 һәм 3 апрелендә Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрендә ветераннар арасында гер спорты буенча Россия чемпионаты узды. Анда безнең якташларыбыз да катнашты.
Бүген республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук блогерлар ит продукциясен эшкәртү һәм консервлау белән шөгыльләнүче, якын чит илләр белән актив хезмәттәшлек итүче «Кәүсәр» АХҖКында булдылар. Аның эшчәнлеге турында журналистларга җитештерү җитәкчесе Андрей Герасимов предприятие буенча пресс-тур вакытында сөйләде.
6 апрельдә Иннополис Университетында «АПКда цифрлы трансформация» буенча квалификация күтәрү курсының икенче агымы башланды. Укуларда Тәтеш, Буа, Балтач, Питрәч, Мамадыш районнары хуҗалыклары, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан хуҗалыклар катнашты.
Бүген Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, Зеленодольск муниципаль районының ике мәйданчыгында: Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә, Чаллы һәм Түбән Каманың өч мәйданчыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен дәвам итте.
Бүген Татарстанның барлык районнарыннан соя үстерүчеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) базасында әлеге культураны үстерү буенча семинарда очраштылар. Ул Идел буе федераль округының Соя Берлеге белән партнерлыкта оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Идел буе федераль округының Соя Берлеге рәисе Олег Михеенко, соя үстерүче хуҗалыкларның баш агрономнары катнашты.
Бүген Апас районында «АК БАРС» МТК» ҖЧҖ базасында техниканы 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона штабы утырышы узды. Чара авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә узды.