ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2022 ел
җомга

Дача һәм йорт яны  бакчасы җирендә  утырту өчен  җимеш агачлары үсентеләрен сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Нинди сорт үсентеләрен сатып алырга? Үсентеләрне кайсы вакытта утырту яхшырак? Төрле җимеш агачлары үсентеләре өчен чокырның диаметры һәм тирәнлеге нинди булырга тиеш? Шулар  турында «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

19 апрельдә энергияне сакчыл  тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга «Лауреат-2021» республика конкурсына йомгаклар ясалды. "Агросәнәгать комплексы" номинациясендә «Агросила-Молоко» ҖЧҖ иң яхшы дип танылды. Җиңүчегә дипломны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Быелгы авыл хуҗалыгы елында кышкы һава шартлары температура режимының  тотрыксыз булуы  һәм яңгыр йә кар рәвешендәге    явым-төшемнәрнең күп булуы белән аерылып торды. Салкын  һава температурасы    еш кына озакка сузылган җылы көннәр белән  алышынды.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Патрушев  оператив штаб утырышын уздырды.  "Россия Федерациясендә сабан культураларын чәчү, 18 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 3 млн.гектарда башкарылган, бүгенге темплар узган елдагыдан  артыграк.  Уҗымнарны тукландыру 11 млн. гектардан артык мәйданда башкарылган, язгы кыр эшләре 37 төбәктә бара", - дип билгеләп үтте ул.

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»нең   Татарстан филиалы район бүлекләре белгечләре лабораторияләрдә  берничә  йөз мең тонна  2022 елгы чәчү орлыгының   сыйфатын тикшерделәр.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

"Биопрепаратлар" фәнни-җитештерү берләшмәсе  ҖЧҖ җирлеккә  җайлашкан, нәтиҗәле микроорганизмнар нигезендәге биопрепаратлар тәкъдим итә, аларның  түбәндәге төп үзенчәлекләргә ия:  үсемлекләрне  минераль тукландыруны оптимальләштерү, стресслардан һәм фитопатогеннардан яклау, үсемлекләрнең ныклы үсешен булдыру.

6 июльдән 8 июльгә кадәр Казанда «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Аның уникальлеге бер җирлектә берничә мәйданчыкны берләштерүдән гыйбарәт: заманча күргәзмә павильоны, асфальтта һәм кырда ачык мәйданнар, эре мөгезле терлекләр өчен терлекчелек манежы, «Трактор Шоу», авыл хуҗалыгы техникасын эшләтеп  күрсәтү өчен кыр, шулай ук тәҗрибә кырлары.


15
апрель, 2022 ел
җомга

Икмәк пешерү предприятиеләренә өстәмә 2,5 млрд. сум субсидия Россия  Федерациясе   субъектларына тулысынча җиткерелде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан икмәк җитештерү белән шөгыльләнүче 80 төбәк белән тиешле килешүләр төзелде.

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре бу атнада 5,2 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр. Чәчүлекләрне фитомониторинглау  барышында агымдагы  елның  14 апреленә  кырларның гомуми  торышы билгеләнә.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Быел Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты апрель аеннан башлап ай саен Казан хосписына 400 килограммнан артык үз продукциясен бушлай бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International