Әлеге чара кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак. Бирегә килүчеләр Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятияләре продукциясе һәм халык куллану товарлары белән танышачак. Ярминкә Россиякүләм күргәзмә үзәгендә үтәчәк.
Утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин 2011 нче елда «2008-2012 елларда ТРда авыл хуҗалыгын үстерү» республика максатчан программасының үтәлеш нәтиҗәләре, АПКда кече һәм урта бизнес субъектлары өчен дәүләт ярдәме чаралары турында чыгыш ясады.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 2011 елгы Россия Чемпионатында катнашырга республика җыелма командасы тупланачак.
«Ак Барс» холдинг компаниясе «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия акциясендә катнашырга теләк белдергән. Әлеге чараны Буа районы җирле үзидарәсе үткәрә.
2011 нче елның 11 нче ноябренә алынган мәгълүматлар буенча, алар эшкәртү пунктына 1312,7 тн сөт җибәргән.
2012 нче елның 20-29 нчы гыйнвар көннәрендә Европадагы иң зур азык-төлек форумы «Яшел атна-2012» Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Әлеге чара Германия башкаласы - Берлинда Messe Berlin күргәзмә комплесында үтәчәк.
Гомумән алганда, Казан базарларына барлыгы 467 машинага төяп, 34,6 миллион сумлык продукция китерелде.
Чарада ТР Премъер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов һәм ОАО “АИКБ “Татфондбанк” президенты Ильдус Мингазетдинов катнашты.
Укулар Татар авыл хуҗалыгы бизнесы өчен кадрлар белемен арттыру институтында оештырыла. Биредә хуҗалык белгечләре һәм авыл-хуҗалыгы оешмаларының җитәкче урынбасарлары җыела. Укулар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Бүген “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләренә багышланган пресс-конференция узды.