Бүген “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләренә багышланган пресс-конференция узды.
Журналистлар белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының эшкәртү сәнәгате һәм азык-төлек базарын җайга салу сораулары буенча министр урынбасары Шәүкәт Сөнгатов очрашты.
Шәүкәт Сөнгатов хәбәр итүенчә, узган ел республика Россиядә җитештерелгән барлык авыл-хуҗалыгы продукциясенең 4 процентын тәшкил иткән.
“Башка регионнар белән чагыштырганда Татарстан – азык-төлек базарын туендыру һәм халыкны үзе җитештергән ашамлыклар белән тәэмин итү буенча әйдәп баручы. Республика тулаем үз итен куллана. Сөт белән тәэмин ителү - 140 процент, йомырка – 114, шикәр комы 152 процент тәшкил итә,”- дип белдерде министр урынбасары.
Шәүкәт Сөнгатов сүзләренчә, ТР азык-төлек базарында чамадан тыш туендыру сизелә. Мисалга, агымдагы елны бәрәңге 320 процент җитештерелгән. Хәзер “икенче икмәкне” Россиянең башка регионнарына чыгару мәсьәләсе күтәрелә.
2010 елның корылыгын исәпләмәгәндә, бер татарстанлыга 1,2-1,35 тонна ашлык җитештерелә ( тулаем алганда 5,- 5,5 млн. тонна).
“Республикада җитештерү һәм эшкәртү продуциясенең зур күләмдә булуы бәяләрне стабильләштерә. Агымдагы елның сентябрендә ТР туклану кәрзинәсенә кергән минималь ашамлыклар җыелмасының бәясе 2063 сум 52 тиен тәшкил итә”,- дип ассызыклады Шәүкәт Сөнгатов.
Искәртеп үтик, Идел буе төбәге буенча 3 урында (барлыгы 14). Икмәк бәясе буенча – 5, бодай группасы буенча – 4, ә каймак буенча – 1 урында тора.
2011 елның 24 сентябреннән Казан шәһәренең 9 базарында, Яр Чаллының – ике мәйданда һәм башка район-шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, - дип тә әйтте министр урынбасары.
Шәүкәт Сөнгатов Горький шоссесында урнашкан “Фермер” базары турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, ул кыш буе эшләячәк. Аның сүзләренчә, хәзер киоскларны кышка әзерләү, реконструкцияләү мәсьәләсе хәл ителә. Базар оптимизациягә мохтаҗ. Күптән түгел генә монда юл төзелеше эшләре алып барылды. Транспорт әйләнешен җиһазладылар һәм яңа тукталыш ачтылар. Язын бу мәйданда яңа асфальт салачаклар.
Казан ярминкәләрендә барлыгы 225 млн.сумлык продукция сатылган, ә Яр Чаллыда – 183,7 млн сум. Барлыгы 406,5 млн.сумлык продукция халыкка җиткерелгән.
«Ярминкәләргә барлык районнарда яхшы әзерлеклек белән килә, киң ассортиментлы продукция тәкъдим итә. Ярминкә мәйданнарында район көче белән әзерләнгән концерт программалары да оештырыла”, - диде ул.