Укулар Татар авыл хуҗалыгы бизнесы өчен кадрлар белемен арттыру институтында оештырыла. Биредә хуҗалык белгечләре һәм авыл-хуҗалыгы оешмаларының җитәкче урынбасарлары җыела. Укулар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларның яше – 26-35 яшь.
Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы тармагына 200 гә якын әйдәп баручы кадр җитми. Бүген республиканың авыл хуҗалыгы комплексында 1256 кеше җитәкчелек итә.
Татарстан авылларының булачак лидерларын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Казан дәүләт аграр авыл хуҗалыгы университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары укытачак. Төп игътибар республика авыл хуҗалыгы комплексының кризиска каршы торучанлыгына юнәләчәк.