“Авылның 100 талантлы баласы-2011” акциясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды

2011 елның 11 ноябре, җомга

Бүген “Авылның 100 талантлы баласы -2011” акциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов һәм ОАО “АИКБ “Татфондбанк” президенты Ильдус Мингазетдинов катнашты.

Бүләкләү тантанасын ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева ачты. “Без бөтен тармакларда да үсештә булырга тиеш. Безгә белем революциясе кирәк. Теләк булса, шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, ә авыл җирлегендә дә зур үрләр яулап була,” - дип белдерде ул.

Җиңүчеләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов тәбрикләде. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп калды.

Яшьләр авыл үсешендә зур роль уйный. Илнең һәм республиканың азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә дә аларның өлеше зур. Шәүкәт Сөнгатов фикеренчә, егерме беренче гасырда авыл интеллектуаль үсештә булган яшьләрдә мохтаҗ.

Җиңүчеләр исемлеген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары билгеләде.

Акция лауреатларына Татфондбанкның пластик карталары таратылды. Ай саен анда 1000 сум күләмендә стипендия күчереләчәк. Балаларның уңышына үз өлешен керткән укытучылар да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International