ТР Дәүләт Советында «2008-2012 елларда ТР авыл хуҗалыгын үстерү» республика программасының үтәлешен карадылар

2011 елның 15 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты һәм «2008-2012 елларда ТРда авыл хуҗалыгын үстерү» республика максатчан программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең утырышы узды.

Утырышны Комитет рәисе Валерий Васильев ачып җибәрде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин 2011 нче елда «2008-2012 елларда ТРда авыл хуҗалыгын үстерү» республика максатчан программасының үтәлеш нәтиҗәләре, АПКда кече һәм урта бизнес субъектлары өчен дәүләт ярдәме чаралары турында чыгыш ясады.

«Игенчелектәге тотрыклылык терлекчелекнең нәтиҗәләлегенә нигез булып тора. Чөнки без - терлекчелек республикасы», - диде министр урынбасары.

Татарстанда 1,1 млн. баш мөгезле эре терлек (421 мең сыер), 650 мең дуңгыз, 400 меңнән артык сарык һәм кәҗә бар дип исәпләнелә. Ел әйләнәсенә 1 млн 934 мең тонна сөт, 431 мең тонна ит, 1,2 млрд. данә йомырка җитештерелә.

Министр урынбасары кече формадагы хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләренә дә тукталды. Хәзерге көндә Татарстанда 318 шәхси хуҗалык, 12 мең КФХ исәпләнелә. Аларда республикадагы барлык терлекнең өчтән бере үрчетелә һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә.

Николай Якушкин әйтүенчә, бу секторга төп ярдәм булып льготалы кредитлар бүлеп бирү тора. Әлеге хезмәт төреннән һәр бишенче гаилә файдалана.

Министр урынбасары, чыгышын төгәлләп, 2012 елда авыл хуҗалыгы профилендәге уку йортын тәмамлаган һәр белгечкә, әгәр үз белгечлеге буенча авылга эшкә кайтса, башта 100 мең сум акча биреләчәген һәм ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәген хәбәр итте.

Республика программасының үтәлеш нәтиҗәләре белән танышканнан соң, ТР Дәүләт Советы Комитеты Министрлыкка киләчәктә дә КФХ һәм кече форма хуҗалыгына дәүләт тарафыннан булган ярдәм чараларын дәвам иттерергә, шулай ук авыл җирлегендәге социаль һәм инженер инфраструктура үсешен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International