«Ак Барс» холдинг компаниясе «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия акциясендә катнашырга теләк белдергән. Әлеге чараны Буа районы җирле үзидарәсе үткәрә.
Холдинг Буадагы аз керемле гаиләләргә быелгы уңыштан 14 тонна он бүлеп биргән. Моннан тыш инвалид балаларга, техноген бәла-казаларда зыян күрүчеләргә, интернационалист-сугышчыларга, Әфганстан сугышында һәлак булганнарның гаиләләренә, 90 яшьтән узган гражданнарга ярдәм күрсәтелгән.
Хәйрия акциясе кысаларында 850дән артык кешегә яңа уңыштан он бирелгән, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учрежденияләренә һәм мәктәпләргә 50 шәр килограмнан он өләшенгән.