Россия «Яшел атна-2012» Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашачак

2011 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2012 нче елның 20-29 нчы гыйнвар көннәрендә Европадагы иң зур азык-төлек форумы «Яшел атна-2012» Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Әлеге чара Германия башкаласы - Берлинда Messe Berlin күргәзмә комплексында үтәчәк.

Россия - биредә даими катнашучы.

Халыкара экспозиция гадәттәгечә 6000 метр квадрат мәйданны били.

Күргәзмә авыл хуҗалыгының барлык тармакларын үз эченә алган. Биредә авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге яңа технологияләр һәм фәнни казанышлар, тулы ассортиментта азык-төлек товарлары һәм кул эшләре тәкъдим ителәчәк. Быел беренче тапкыр альтернатив энергетика һәм агрохимия буенча бүлекләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International