Республика инвесторлары барлык сөтнең 49%ын җитештерә

2011 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2011 нче елның 11 нче ноябренә алынган мәгълүматлар буенча, инвесторлар эшкәртү пунктына 1312,7 тн сөт җибәргән.

ООО Рәхимов исемендәге хуҗалыкта бер сыердан уртача 15,2 кг сөт савалар.Ә гомуми савым 20 тоннаны тәшкил итә. Әлеге хуҗалыктан бераз гына ООО «Агроразвитие» (12,8 кг), ООО «Нефтихимагропром» (12,8 кг) калыша.

Ай башына сөт җитештерүне ОАО «Красный восток» (-22,6 тн), ЗАО «Татплодовощпром» (-6 тн), ОАО «Ак Барс» (-5,5 тн), ОАО «ВАМИН-Татарстан» (-5,5 тн) һ.б. киметкән.

2011 нче елның 14 нче ноябренә алынган мәгълүматлар буенча, республикада узган тәүлектә 2882,5 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача 11,7 кг сөт алынган.

Узган ел белән чагыштырганда Актаныш, Саба, Кукмара, Әтнә һәм башка район хуҗалыкларында гомуми савым күләме арткан. Шундый ук шартларда эшләгән Питрәч, Бөгелмә, Спас, Яшел Үзән, Әлмәт районнарында, киресенчә, түбән күрсәткечләр күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International