Казан базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2011 елның 12 ноябре, шимбә

Бүген Казан базарларында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәдә тәкъдим ителгән товар төрлелеге белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.

Республика башкаласына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 164,2 тонна бәрәңге, 94 тоннадан артык яшелчә, 72 тонна ит, 24 тоннадан артык карабодай, 97 тонна он, 820 мең данә тавык йомыркасы алып килде. Моннан тыш сөт, кондитер ризыклары, ярмалар һ.б. бар иде.

Гомумән алганда, Казан базарларына барлыгы 467 машинага төяп, 34,6 миллион сумлык продукция китерелде.

Вахитов районы базарында Арча һәм Теләче районы, Идел буе районында – Аксубай һәм Әлки районы, Мәскәү базарында - Буа һәм Чүпрәле районы, Яңа Савин районында – Кукмара һәм Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сату итте. Авиатөзелеш районында - биектаулылар, Киров районында тәтешлеләр халыкка хезмәт күрсәтте. Совет районында исә ярминкәне Спас (Дәрвишләр бистәсе) һәм Алексеевск (Зәкиева урамы) районы хуҗалыклары оештырган иде. Ә «Фермер» сәүдә үзәгендә ярминкә ТРның шәхси крестьян хуҗалыклары ассоцияциясе катнашында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International