Татарстан көннәре кысаларында ТР авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен Мәскәүдә тәкъдим итәчәк

2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе

24-27 нче ноябрь көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре булачак. Мәскәүлеләр һәм башкала кунакларын татар халкы мәдәнияте һәм тарихы, Татарстанның төрле өлкәләрендәге уңышлары белән таныштыру өчен очрашулар узар дип көтелә.

Әлеге чара кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оештырылачак. Бирегә килүчеләр Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятияләре продукциясе һәм халык куллану товарлары белән танышачак. Ярминкә Россиякүләм күргәзмә үзәгендә (Мәскәү шәһәре, Тынычлык проспекты, 119, 57 нче павильон) үтәчәк.

Россия башкаласына ОАО «ВАМИН Татарстан», ОАО ХК «Ак Барс», «Татпотребсоюз», ЗАО «Агросила Групп», ЗАО «Челны-хлеб», ООО Тепличный комбинат «Майский», ОАО «Татспиртпром», ООО «Челны-Холод» һ.б. предприятияләр үз продукциясен алып киләчәк.

Биредә халыкка киң ассортиментта яшелчә, казылык, умарта һәм терлекчелек продуктлары, сувенирлар, кондитер һәм икмәк ризыклары, шулай ук кулдан эшләнгән әйберләр, йорт кирәк-яраклары, милли ризыклар да тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International