2011 нче елның 24 нче декабрендә Казанның тугыз базарында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Кышкы ярминкәләр республиканың башка район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә дә оештырылды.
Агымдагы елның 23 декабрендә республика авыл хуҗалыгы тармагы профсоюз комитетының уртак утырышы узды. Биредә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуртдинов катнашты. Очрашу барышында 2010-2012 елларга төзелгән авыл хуҗалыгы тармагы килешүенең үтәлешен каралды.
Бүген Игенчеләр сараенда мәктәп яны тәҗрибә участоклары конкурсы җиңүчеләрен 100 мең сумлык авыл хуҗалыгы гранты белән бүләкләү тантанасы булды. Аларны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде.
19 нче декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Актаныш, Кукмара, Саба, Кайбыч районы хуҗалыкларында гомуми савым күләме узган ел белән чагыштырганда артыграк. Шундый ук шартларда эшләгән Яшел Үзән, Спас, Бөгелмә, Питрәчтә исә киресенчә түбән күрсәткечләр күзәтелә.
Башкала базарларына барлыгы 128 тонна бәрәңге, 91,2 тонна яшелчә, 60,2 тонна ит ризыклары, 73,5 тонна шикәр комы, 258,4 мең штук йомырка, 10,3 тонна карабодай ярмасы китерелде.
Агымдагы елның 14 декабрендә “Көрәш” буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды. Татарстанның җыелма командасы 10 алтын, 6 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Гомумкоманда зачетында республика командасы беренчелектә калды. Ә икенче һәм өченче урыннар - Башкорстан республикасы һәм Пермь өлкәсендә.
Республикада авыл хуҗалыгы оешмаларының финанс һәм хуҗалык эшчәнлекләрен тикшерүгә керештеләр. Аудит тикшерүе барлыгы 28 районда уздырырга планлаштыралар. Шуның өчен министрлыкта эшче группалар булдырылган. Алар министр урынбасарлары җитәкчелегендә эшләячәк.
Узып браучы елда мелиорация буенча министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеген тәэмин итү өчен федераль казнадан 4 млрд. 763 млн сум акча, барлыгы (бюджеттан тыш чыганакларны да исәпкә алганда) - 7,7 млрд. сум бүленгән.
Бүген Игенчеләр сараенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасары Айдар Салахов катнашында аграр уку йортлары фәнни-мәгариф кластерының Координацион киңәшмә утырышы булды.