Елена Скрынник мелиорациядә Татарстан тәҗрибәсен мисалга китерде

2011 елның 13 декабре, сишәмбе

Үткән киңәшмәдә РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник мелиорация буенча Татарстан тәҗрибәсен мисалга китерде.

Узып браучы елда мелиорация буенча министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеген тәэмин итү өчен федераль казнадан 4 млрд. 763 млн сум акча, барлыгы (бюджеттан тыш чыганакларны да исәпкә алганда) -  7,7 млрд. сум бүленгән.

Киләсе елның 1 нче гыйнварыннан федераль бюжет учреждениеләрен финанслау дәүләт хезмәтләре һәм башка максатлар өчен федераль субсидияләр бирү юлы белән тормышка ашырылачак.

2011 нче елның 20 декабренә кадәр учреждениеләргә Татарстан тәҗрибәсен кулланып хуҗалык эчендәге мелиоратив челтәрләрне яңарту, модернизацияләү буенча икъдисади яктан мөһим региональ программалар эшләүдә актив катнашу кирәк. 2012 нче елда әлеге максатлар өчен федераль казнадан 2 млрд. сум бүленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International