Татарстанда узган тәүлектә 2852,7 тоннадан артык тонна сөт җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 71,1 тоннага артык.
19 нче декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Актаныш, Кукмара, Саба, Кайбыч районы хуҗалыкларында гомуми савым күләме узган ел белән чагыштырганда артыграк. Шундый ук шартларда эшләгән Яшел Үзән, Спас, Бөгелмә, Питрәчтә исә киресенчә түбән күрсәткечләр күзәтелә.
Республика буенча бер сыердан тәүлегенә уртача 11,6 кг сөт алынган. Әтнә һәм Актаныш терлекчеләре алдынгылар рәтендә, аларда уртача савым 15,3 кг тәшкил итә. Саба районында савым бер сыерга - 15,2 кг, Кукмарада – 14,9 кг, Балтачта 14 кг туры килә.
16 нчы декабрь мәгълүматларына караганда, инвесторлар арасында узган ел белән чагыштырганда ҖЧҖ АФ «Кулон», ЯАҖ «Агросила групп», ҖЧҖ АФ «Минзәлә таңнары»нда артым күзәтелә.