Агымдагы елның 14 декабрендә “Көрәш” буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды. Татарстанның җыелма командасы 10 алтын, 6 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Гомумкоманда зачетында республика командасы беренчелектә калды. Ә икенче һәм өченче урыннар - Башкорстан республикасы һәм Пермь өлкәсендә.
Атказанган спорт мастерлары Нургалиев Руслан (65 кг), Нургалиев Раил (90 кг.), Галимов Ильяс (100 кг. югары) кабат беренчелектә калды. Шулай ук зурлар арасында Хәйретдинов Ренат (80 кг.) һәм Иванов Ленар (100 кг.) Чемпионатта җиңү яулады.
Үсмерләр арасында алтын медальгә Әхәтов Эльвир (60 кг.), Нәҗмиев Айнур (65 кг.), Синякаев Рамил (70 кг.), Саттаров Булат (80 кг.) һәм Сәләхов Радик 80 кг. югары) ия булды.
Ярышта җиңүчеләр акчалата призлар, грамота-дипломнар белән бүләкләнде.
Искәрмә, Чемпионатта Россиянең 28 регионыннан 196 спортчы катнашты.